Бөек Россиянең бөек хатын-кызлары
Без яраткан 8 Март бәйрәме якынлаша. Бу бәйрәм хатын-кызга, аның матурлыгына, зирәклегенә һәм дөньяны коткаручы нәфислегенә табыну көне дип санала. Язгы искиткеч матур бәйрәм алдыннан, Чернышевка авыл модель китапханәсендә «Бөек Россиянең бөек хатын-кызлары» дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды. Экспозициядә фән, мәдәният, сәясәт өлкәсендә Россия хатын-кызларының казанышлары турында китаплар һам журналлар тәкъдим ителде, илнең горурлыгы булып исәпләнерлек бөек хатын-кызлар турында фотосурәтләр һәм биографик мәкаләләр дә куелды.
