Яз, чәчәкләр һәм мәхәббәт бәйрәме
Биектау авылы китапханәсе 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә актив укучылар өчен «Яз, чәчәкләр һәм мәхәббәт бәйрәме» дигән бәйрәм оештырды. Китапханәче чара башында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ни өчен нәкъ менә 8 Март Хатын-кызлар көне, кайчан һәм ничек беренче тапкыр билгеләп үтелүе турында сөйләде, совет фильмнарын яратучылар өчен викторина үткәрде. Укучылар фильмнарны цитаталар, кадрлар буенча таныдылар, яраткан фильмнарын һәм талантлы актерларны искә алдылар. Чара хуш исле чәй һәм күңелле сөйләшүләр белән үрелеп барды. Бәйрәм хатын-кызларга язгы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
