Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«8 март – язның беренче бәйрәме» әдәби кичә

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне. Суыксу авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә китап укучы балалар   белән,  «8 март – язның беренче бәйрәме  » әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче кичәдә катнашучыларны 8март бәйрәме белән тәбрикләп, бәйрәм турында кыскача тарих белән таныштырып үтте.  Балалар әниләренә төсле кәгазьдән ләлә чәчәкләре ясадылар. Шагыйрьләребезнең хатын – кызларга, әниләргә багышлап язылган шигырьләрен, әниләр турында язылган хикәяләрдән өзекләр укыдык. Махсус хәрби операциядә катнашкан ир – егетләрнең әниләрен һәм  тормыш иптәшләрен котладык. Һәм китап күргәзмәсе ясап куелды. Күргәзмәдә «Матурлык һәм сәламәтлек», «Аш-су рецептлары», «Өегез ямьле булсын», «Әдәбиятта хатын-кыз образы» дигән темаларга кагылышлы китаплар урын алды.