Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кырыс һәм фаҗигале әсәрләр авторлары

Биектау авылы китапханәсе, Пушкин картасы федераль программасы кысаларында, Бөек Ватан сугышына кагылган язучыларга багышланган мавыктыргыч һәм танып белү чарасы уздырды. Балалар интерактив уенда Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне белү буенча ярыштылар. Уен биш турдан торды. Катнашучылар танылган фронтовик язучыларны, аларның тормышыдагы кызыклы фактларны, шулай ук совет солдатларының батырлыклары  һәм көндәлек тормышы турындагы әдәби һәм кино әсәрләрен искә алдылар. Уеннан тыш, китап күргәзмәсе дә әзерләнде, анда сугыш турында язган язучыларның әсәрләре тәкъдим ителде. Балалар күргәзмәдәге китапларга күзәтү тыңладылар һәм аларны чара барышында куллана алдылар.