Җиңү юлын челтәр итеп үрәләр!
Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре! Чернышевка авыл китапханәсе сезне чын күңелдән 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикли! Фронтка ярдәм итүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертүегез – МХО сугышчылары өчен маскировка челтәрләре әзерләвегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең кайгыртучанлыгыгыз, осталыгыгыз һәм фидакарьлегегез аркасында безнең яклаучылар алгы сызыкта тиешле ярдәмне ала. Сезгә нык сәламәтлек, гаиләгездә иминлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телибез. Яз сезнең йортларыгызга шатлык, уңышлар һәм бары тик яхшы хәбәрләр генә китерсен.

