Сергей Михалков китаплары буенча кычкырып укулар
13 мартта атаклы язучы һәм шагыйрь Сергей Михалковның тууына 113 ел. Сергей Михалков (13.03.1913 – 27.08. 2009) Мәскәүдә элекке дворяннар гаиләсендә туган. Язучының нәсел шәҗәрәсендә кенәз Голицыннар да бар. Сергей тырышып һәм күп итеп язган. 1933 елда ул Әдәбият институтына укырга керә һәм бер үк вакытта башкаланың әйдәп баручы «Комсомольская правда», «Известия» газеталарында даими рәвештә бастырыла башлый. Уңыш үзен озак көттерми: беренче шигырьләр җыентыгы чыга, һәм 20 яшендә Михалков инде шагыйрь була. Чын шөһрәт Михалковка 1935 елда, «Пионер» журналында «А что у вас?» дигән шигырь һәм милиционер турында «Дядя Стёпа» исемле поэма чыкканда килә. 1930 еллар ахырына Михалков иң танылган балалар язучыларының берсе була. Аның шигырьләре һәр балага таныш: «А что у вас?», «Весёлое звено», «Анна-Ванна – бригадир», «Как бы жили мы без книг…», «Как старик корову продавал», «Как у нашей Любы» һәм башка бик күп шигырьләрне кем генә ишетмәде икән? Истәлекле датаны бәйрәм итү кысаларында Чернышевка авыл модель китапханәсе яшь укучылар өчен авторның шигырьләре буенча кычкырып укулар оештырды. Чараның максаты – үсеп килүче буынны Сергей Владимировичның бай иҗади мирасы белән таныштыру. Чөнки аның китаплары теләсә кайсы яшьтәге балалар өчен актуаль булып калып, намуслылык, хезмәт сөючәнлек һәм тугрылыклы дуслыкка, өйрәтә.
