Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сәнгать дөньясына сәяхәт

Биектау авылы  китапханәсе Фаворский, Врубель, Гоия кебек бөек рәссамнарга һәм аларның бөтен дөньяга танылган картиналарына багышланган әңгәмә үткәрде. Укучылар рәссамнарның тормыш юлыннан кызыклы фактлар һәм аларның әсәрләре белән таныша алдылар. Китапханәче рәссамнарның рәсем ясау үзенчәлекләренә һәм осталарның иң танылган эшләренә басым ясады. Аларның танылган әсәрләре гасырлар буена үз авторларын үлемсез итте.  Чара бик файдалы, кызыклы узды.