Безнең йорт – Россия
Россия халыклары бердәмлеге елына, Кырым Республикасының Россия Федерациясенә кушылу истәлекле датасына һәм Ураза бәйрәме уңаеннан Бөреле җәнлек совхозы китапханәсендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча әңгәмә узды. Мультимедиа презентациясе һәм китапханә фонды китаплары ярдәмендә китапханәче РФ субъектларының төрлелеге, атап әйткәндә, милли республикалар, аларның мәдәнияте һәм тормышы, гореф-гадәтләре, Россиядә төрле халыкларның тыныч һәм тату яшәве турында сөйләде. Кырым Республикасына җентекләбрәк тукталдылар. «Кырым легендалары» китабы ярдәмендә балалар ярымутрауның тарихы һәм аның истәлекле урыннары турында белделәр, төбәк халыклары мәдәнияте белән таныштылар.
