Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Террорсыз дөнья

Хәзерге вакытта террорчылык кешеләрнең иминлегенә янаган төп куркынычларның берсе булып тора. Олы Битаман авылы китапханәсендә тематик күргәзмә оештырылды, анда китаплар, белешмәләр урын алды. Тәкъдим ителгән басмаларда террорчылык актлары, террорга каршы көрәшү тарихы турында мәгълүмат бар. Шулай ук күргәзмә материаллары көрәш чаралары, янауларны булдырмау һәм теракт нәтиҗәләрен бетерү, көчләү акты янаган очракта үзеңне ничек тоту юллары турында белергә ярдәм итә.