Яктылык сулышы.
21 март -Халыкара Шигърият көнен билгеләп үтәбез. 21 март – үзебезгә шигъри сүз тылсымына чумарга мөмкинлек бирә торган көн. Шигырьләр үз тормышлары белән яши.Алар яшерен кичерешләрдән,дөньяны күзәтүдән, матурлыкка сокланудан иҗат ителә. Без бу шигырят көнендә шигырь уку кичәсен бөек язучыбыз Габдулла Тукайга багышладык. Казаклар авыл китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көненә багышлап ел дәвамында үткәреләчәк «Тукайны бергә укыйбыз»Республика проекты һәм «Тукай пәнҗешәмбесе» республика акция кысаларында «Тукайны бергә укыйбыз» исем астында китап уку көне үткәрдек.Китапханәгә килгән укучылар белән иң элек китапханәдә эшләнгән күргәзмәсе белән танышып Г.Тукай әсәрләрен,иҗатын,тормыш юлын искә төшереп үттек

