Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Исәнме, Нәүрүз!

21 март – көн белән төн тигезләшкән көн. Бу көнгә Кече Битаман китап бирү пунктында авыл клубы белән берлектә тематик кичә үткәрелде. Тематик китап күргәзмәсе ясалды. Авыл үзешчәннәре башкаруында күңелле җырлар башкарылды. Чарада катнашучылар төрле милли уеннарда актив катнаштылар: капчык киеп йөгерү, йомырка белән йөгерү, шакмаклар җыю, киез итек белән сулы шешәләрне аудару. Кыш бабайны озату, язны, Нәүрүзбикәне каршы алу. Балалар һәм өлкәннәр мич коймагы, өчпочмак һәм  бәлешләр белән чәй эчтеләр, бәйрәм пылау белән сыйландылар.