Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мин үземне шигърияттә таптым

Биектау авылы  китапханәсендә үзешчән шагыйрьләр турында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны тормышлары иҗат белән үрелеп барган кешеләрнең исемнәре белән таныштырды: Ахманова Клара Хәмит кызы, Сибгатуллина Манзума Галимҗан кызы, Бурова Вилена Александр кызы, Зыятдинова Люция Фаил кызы, Мортазина Гөлниса Әмин кызы, Сибгатуллина Сания Хәнәфи кызы һ.б. Аларның һәрберсе шигърияткә үз юлы белән килгән, бүген алар үз тормышларын иҗаттан башка күз алдына да китерә алмыйлар. Китапханәче шагыйрьләрнең язмышы турында сөйләде, аларның шигырьләрен кычкырып укыды.