Кырым – Россиянең энҗе бөртеге
18 мартта безнең ил мөһим датаны – Кырымның Россия белән кушылу көнен бәйрәм итте. Бу көнне Чернышевка авыл китапханәсенә килүчеләр «Кырым – Россиянең энҗе бөртеге» дип аталган экспозиция белән таныштылар. 18 март көненең бүгенге көндә дәүләт өчен тарихи әһәмияте турында сөйләнде, шулай ук Кырымның, илнең төп мәдәни үзәкләренең берсе буларак, үзенчәлекләрен җентекләп тикшерделәр.
