Конек-Горбунок эзе буйлап.
Чернышевка авыл модель китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен күренекле әкиятче П.П. Ершовка багышланган уку сәгатьләре узды. Аның «Конек-Горбунок» әкияте күп буын кешеләренең күңелендә саклана һәм күп телләргә тәрҗемә ителгән. Әсәрнең популярлыгы шулкадәр зур ки, Россиянең төрле шәһәрләрендә, Ершовның үзенә дә, әкиятнең геройларына да һәйкәлләр куелган. «Конек-Горбунок» әкияте мавыктыргыч кына түгел, гыйбрәтле дә, ул укучыларда намуслылык, яхшылык һәм гаделлек кебек кыйммәтле сыйфатлар тәрбияли. Бу чараның төп бурычы балаларны китап укуга тарту һәм рус классик әдәбиятен киң катламнарга җиткерү. Кычкырып укуларның видеоязмасын түбәндәге сылтамалар буенча кереп укырга мөмкин:
