Китап – күңелле юлдаш
Күптән көтелгән язгы каникуллар вакытында китапханәләр традиция буенча Балалар китабы атналыгын уздыра. 1943 елда башланган бу бәйрәм безнең заманда да актуаль булып кала бирә. Бернинди компьютер яки телевизор балага китап белән аралашуны алыштыра алмый. «Китап – күңелле юлдаш» дип исемләнгән китап күргәзмәсе иң кызыклы һәм иң яраткан балалар китаплары тәкъдим итә. Моннан тыш, күргәзмәдә яшь укучылар китапханәбездә соңгы елларда барлыкка килгән яңа китаплар белән дә таныша.
