Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап аша-яхшылыкка һәм яктылыкка

Биектау авылы китапханәсендә балалар китабы атналыгы уза. Балалар китабы атналыгы кысаларында китапханәдә әлеге көнгә китап күргәзмәсе ачылды, анда төрле жанрдагы кызыклы китаплар: әкиятләр, хикәяләр, повестьлар, детективлар урын алды. Китапханәче укучыларны балалар китабы атналыгының тарихы белән таныштырды, китапларга кыскача күзәтү ясады. Күргәзмәдәге китаплар яхшы кәеф бүләк итә һәм шулай ук балаларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә.