Кырым язы
Коркачык авылы китапханәсендә Кырымны Россия белән берләштерүгә багышланган мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче катнашучылар өчен тарихка экскурсия үткәрде: Екатерина II чорыннан алып Бөек Ватан сугышы елларында Севастопольнең батырлык оборонасына кадәр ярымутрав язмышы турында сөйләде. Очрашуның төп өлеше 2014 ел вакыйгаларына багышланган иде. Чара кунаклары тарихи референдумга китергән вакыйгалар, ярымутравда яшәүчеләрнең каһарманлыгы һәм, әлбәттә, Кырым табигатенең матурлыгы, Кырымның истәлекле урыннары һәм табигый байлыклары турында белделәр.
