Нәниләр өчен шигырьләр
«Балалар китабы атналыгы»нда Олы Битаман авылы китапханәчесе нәниләр өчен кычкырып уку сәгате үткәрде. Кечкенә китап яратучылар кызыклы һәм күңелле шигырьләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Шигырьләр ярдәмендә җылы кояш, күңелле яңгыр, яшел чирәм, гаиләң, дусларың һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләп була. Чара барышында балалар татар балалар шагыйрьләре һәм аларның китаплары белән таныштылар. Аннары кечерәк шигырьләр укылды. Чара ахырында балалар китапханә фондындагы балалар өчен китаплар белән мөстәкыйль таныша алдылар.
