Китапның туган көне
Март ахырында, ил китапханәләрендә гадәттәгечә балалар китабы атналыгы үткәрелә. Атнаны ачу кысаларында Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәчесе кереш чара – 2026 елгы балалар юбилярлары китапларына күзәтү үткәрде. Бу көнне укучылар әлеге уку бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балалар игътибарына матур иллюстратив китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук балалар әдәбияты турында әңгәмә һәм уку өчен китаплар сайлауга ярдәм йөзеннән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
