Мин, син, ул – бергә бөтен бер ил
Чыршы авыл китапханәсендә «Мин, син, ул – бергә бөтен бер ил» дигән темага әдәби -иллюстратив күргәзмә оештырылды. Безнең Россия бөек һәм бай. Бу безнең җир. Бу безнең ил. Дөнья – ул без барыбыз да. Аның урманнары иксез – чиксез, елгалары һәм күлләре, каенлыклары, таулары, тайгалары, чәчәкләре, яфракларның пышылдавы, инешләрнең чыңлавы, иртәнге чык тамчылары, Алтын көз һәм беренче умырзаяларның исе. Бу матурлыктан сулыш ала! Иксез – чиксез далалар үзләренең чиксезлеге белән шулай кызыктыралар да. Ләкин алар чиксез түгел. Бу байлыкларны арттырырга гына түгел, сакларга да кирәк. Ә һәр кеше – аерым дөнья, үз хисләре һәм хис – кичерешләре белән. Ә табигатьне саклау – ул Ватанны саклау дигән сүз.
