Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Без китап белән бергә үсәбез

Чыршы авыл китапханәсендә «Без китап белән бергә үсәбез» дигән китап – иллюстратив күргәзмә оештырылды. Анда,  «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбия алучы балалар канташты, китапханәдә «яши» торган төрле балалар басмалары белән таныштылар. Кечкенә балалар өчен, уку – ул белемгә, фантазия үсешенә юл, иҗади идеяләр чыганагы һәм хәтта күңел ачу. Балаларның укуга кызыксынуын саклап калу өчен, китапханәдә мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар һәм аларның ата -аналары өчен китап күргәзмәләре даими оештырыла һәм яңартыла.