Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул?
Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул һәм аны тәшкил итүчеләр нинди? Бу сорау үз сәламәтлеген сакларга һәм ныгытырга омтылган һәр кешене борчый диярлек. Китап күргәзмәсендә сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, хезмәт һәм ял режимы, дәвалаучы физик культура һәм спорт, кеше гигиенасы һәм экологиясе, шулай ук дару үсемлекләре һәм аларның шифалы үзлекләре турында китаплар тәкъдим ителә.
