Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әкиятне таны

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында  Суыксу авыл китапханәсендә «Әкиятне таны» дигән викторина уздырылды. Китап укучы балалар татар халык әкиятләрен, рус халык һәм чит ил халыклары әкиятләрен укыдылар. Шуңа күрә балалар үзләренең белемнәрен викторина сорауларына җавап бирделәр. Әкиятнең башын һәм ахырын сөйләп, әкият барышында үзләренең әйберләрен югалткан әкият геройларын әйттеләр, саннар кергән әкиятләрне санап һәм башка шундый мавыктыргыч сорауларга җавап таптылар.