Китап битләре буйлап сәяхәт
Үзәк балалар китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы ачылды. “Китап битләре буйлап сәяхәт» дигән исем астында беренче көн үтте. Балалар яраткан әсәрләре һәм геройлары турында белемнәрен күрсәтеп, әдәби конкурсларда һәм викториналарда мавыгып катнаштылар. Мастер –класста балалар кәгазьдән китап кыстыргыч-карандашлар ясарга өйрәнделәр. Һәр катнашучы үзе белән яңа нигез салу гына түгел, ә бик күп уңай хис — кичерешләр, ә иң мөһиме-укуга тагын да зуррак мәхәббәт алып китте.
