«Китап дусларын җыя»
Өмбе авыл китапханәсендә Балалар китабы атналыгы кысаларында «Китап дусларын җыя» дип аталган чара үтте. Яшь китап укучылар китапларның нинди тәртип буенча урнаштырылуы, китапны ничек дөрес куллану һәм китапханәдә үзеңне тоту буенча мәгълүмат алдылар. Балалар әдәби викторинада катнаштылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Китапханә – вакытны кызыклы итеп үткәрү, яраткан китабыңны табу һәм дуслар белән очрашу урыны да!
