Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап иленә сәяхәт

Март ахырында ел саен Россиядә язгы каникул көннәрендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы уза. Юртыш авыл китапханәсе балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгына «Китап иленә сәяхәт» дигән викторина үткәрде. Чара башында китапханәче бу бәйрәмнең тарихы турында, бу атнаның әһәмияте турында сөйләде.Китап укучылар әдәби викторинада катнаштылар. Бу викторинада балалар әкиятләреннән, хикәяләреннән һәм повестьларыннан сораулар булды.