Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кошлар сере

Кошлар көне уңаеннан, алар турында күбрәк белү һәм кызыксыну, канатлы  дусларыбызга ярдәм итү максатыннан, китапханәчеләр «Бәләкәч» балалар бакчасында уен-викторина үткәрде. Китапханәче  укучыларга кошларның файдасы һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләде. Чара барышында  балалар кошлар турындагы кызыклы фактлар белән таныштылар, табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр, уенда катнаштылар. Балалар чара ахырында кош рәсеме ясадылар.