Корней Чуковскийның әкиятләр дөньясы
31 мартта күренекле балалар язучысы Корней Иванович Чуковскийның тууына 144 ел тулды.
Бу датага Чернышевка модель китапханәсе «Теремок» балалар бакчасында «Корней Чуковскийның әкиятләр дөньясы» дип исемләнгән әдәби сәгать оештырды. Балалар шагыйрьне нинди вакыйгалар иҗатка рухландырганын, ничек итеп балалар шагыйре булып китүен белделәр. Алар Корней бабайлары әкиятләре буенча мавыктыргыч сәяхәт барышында шагыйрьнең үзе уйлап тапкан кызыклы табышмакларына җаваплар да бирделәр. Очрашу ахырында балалар Чернышевка китапханәсе фондыннан Чуковский китапларының матур бизәлешле басмалары белән таныштылар. Мондый чаралар балаларда кече яшьтән китап укуга мәхәббәт формалаштыруга ярдәм итә һәм гаҗәеп әдәбият дөньясын ача, чөнки анда яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңеп чыга.
