Балалар китабы атналыгы кысаларында китапханәдә.
Балалар китабы атналыгы кысаларында китапханәдә балалар өчен «Кызыклы китап дөньсы” дип аталган чара булып узды. Чарада балалар китап атналыгы тарихы белән таныштылар. Китапханәче балаларны 2026 елда балалар юбиляр китаплары белән таныштырды. Шарль Перроның яраткан әкиятләрен, Виктор Драгунский һәм Михаил Пришвин хикәяләрен искә төшердек. Чара азагында балалар язучыларның «Төрле китаплар кирәк, төрле китаплар мөһим! ” дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әсәрләре белән таныштылар.

