Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Балалар китабы планета буйлап атлый»

Балаларны укуга тарту һәм балалар әдәбиятын популярлаштыру максатында китапханәдә «Балалар китабы планета буйлап атлый» дигән әдәби сәгать узды. Яшь укучылар китапханә буйлап экскурсия ясадылар.Рус халкының мондый  мәкале бар: «Акыл өчен китап – шытымнар өчен җылы яңгыр». Һәм чыннан да, китапның әһәмияте бик зур,  чөнки балачактан ук китап укыганда кеше үзенең хыялын, фикерләвен актив үстерә, уйларга, анализларга һәм алдан белергә өйрәнә.