«Һәрвакыт китап булсын»
Халыкара балалар китабы көне-укуга мәхәббәт башлана торган тарихларның тылсымлы көче турында искә төшерү көне. Бу көн мәшһүр әкиятче-Ханс Кристиан Андерсенның туган көненә багышланган. Бу матур дата уңаеннан 2 апрель көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе китапханә укучылары өчен «Һәрвакыт китап булсын» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Чара барышында китапханәче бәйрәмнең килеп чыгышы,язучы Х.К. Андерсенның биографиясе турында сөйләде. Китапханәче шулай ук язучыга һәм аның әсәрләренә багышланган интерактив уен үткәрде, анда балалар табышмакларга җавап бирделәр. Барлык катнашучылар да биремнәрне үтәделәр, актив, кызыксынучан булдылар.Чара азагында видеоматериал һәм “Гәке үрдәк” әкиятен карадык.
