Кошлар безнең дуслар
4 апрель көнне Суыксу авыл китапханәсендә Халыкара кошлар көне уңаеннан «Кошлар безнең дуслар » дип исемләнгән викторина уены үткәрелде. Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән, шулай ук кошларның кешелек тормышында һәм табигатьтә файдалары турында танышып үтте. Чара укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү,канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү, кошлар турында матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелде. «Бу нинди кош? Кем белә?» дигән сорауларга һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Китапханәдә оештырылган «Кошлар безнең дуслар » дигән китап күргәзмәсе ясап куелды, андагы китаплардан да файдалана алдылар.
