Галәмгә сәяхәт
Коркачык авыл китапханәсе белән мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга Космонавтика көненә багышланган «Галәмгә сәяхәт» дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырды. Космосны иң яхшы белүчеләр исеме өчен ике команда көрәште: «Лунатиклар» һәм «Марсианнар». Ярыш берничә мавыктыргыч раундтан торды, анда катнашучыларга белемнәрен, эрудицияләрен генә түгел, командада эшләү, зирәклек, җитезлекләрен дә күрсәтергә кирәк иде. Чын космонавтка белем генә түгел, бик яхшы физик форма да кирәк. «Физик әзерлек» раунды командаларны җитезлеккә һәм чыдамлыкка тикшерде, уенга азарт өстәде. «Планетаны дөрес урнаштыр» раундында балалар планеталарының урнашу тәртибен искә төшерделәр. «Ракетаны җый» раундында командаларга тәкъдим ителгән детальләрдән ракетаның моделен тиз һәм дөрес итеп җыярга кирәк иде. Уенда катнашучылар космик шифрларны да бик җиңел чиштеләр. Уен дусларча атмосферада узды. Катнашучылар белемнәрен тикшереп кенә калмадылар, Галәмебез турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар та алдылар. Чара азагында галәмгә, космонавтларга багышланган китаплар белән дә таныштылар.
