Балалар китабы дөньясына сәяхәт
Биектау авылы китапханәсе балалар өчен язылган әсәрләрдән торган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә кызыклы вакыйгалардан, тылсымлы әкиятләрдән, гаҗәеп һәм күңелле маҗаралардан торган әсәрләр урын алды. Укучылар К.Матюшкинаның «Все приключения Кота да Винчи», Р. Киплингның «Маугли», Дж.Родариның «Приключения Чиполлино», Д.Свифтның « Путешествия Гулливера», Р. Стивенсонның «Остров сокровищ» һәм башка бик күп әсәр белән таныштылар.
