Балалар китабы дөньясы
Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. мәктәпкә әзерлек төркем балалары Китап атналыгы кысаларында Ямаширмә авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәче балаларны китап киштәләре, балалар һәм зурлар өчен тупланган китаплар белән таныштырды. Китапханәдә үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләде. Соңыннан «Исәнме, китап» исемле викторина узды. Балалар яраткан әкиятләре буенча төзелгән сорауларга бик теләп җавап бирделәр.
