Билгесез космос
Мүлмә авылы китапханәсе мөдире Фәйзиева Әсилә Рамил кызы Мүлмә урта гомуми белем мәктәбе белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен кешенең беренче тапкыр космоска очуына 65 ел тулуга багышланган әңгәмә уздырды. Әңгәмә вакытында Юрий Гагаринның батырлыгы турында гына түгел, ә галим Констанин Циолковский, беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова, Алексей Леоновның ачык космоска чыгуы турында да сөйләштеләр. Шулай ук балалар Лайка, Белка һәм Стрелка кушаматлы этләрнең космик сәяхәтләре турында да белделәр.
