Кешенең космоска беренче очышына 65 ел
Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә кешенең беренче тапкыр космоска очуына 65 ел тулуга багышланган «Йолдызларга юл» дигән тематик чара узды. Китапханәче «Космос: беренчеләр вакыты» дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Анда Юрий Гагарин, космонавтика тарихы һәм бу өлкәдә заманча ачышлар турында китаплар табарга мөмкин иде.
Балаларга илебез космонавтикасы үсешенең төп этаплары турында сөйләделәр. Шулай ук «чрез тернии к звездам» викторинасы да булды, анда катнашучылар космос турындагы белемнәрен һәм илебезнең бу өлкәдәге казанышларын тикшерделәр.
