Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Коррупция диварларын җимереп: яшьләр өчен дискуссия

Коррупция-ул икътисадны, хакимияткә ышанычны һәм тормыш сыйфатын какшата торган глобаль проблема. Аның белән көрәшү өчен яшьләрдә бу күренешкә аңлы мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк.

Коррупциягә каршы тәрбия темасы буенча фикер алышу кысаларында Татар Әйшәсе авыл китапханәсе коррупциянең килеп чыгу сәбәпләре, аның нәтиҗәләре һәм проблеманы чишү юллары турында әңгәмә үткәрде. Акттыктан балаларга «Бергә коррупциягә каршы» социаль ролигы күрсәтелде.