«Йолдызлы күк серләре»
Кече Рәс авыл китапханәсендә Космонавтика көненә багышланган чара узды. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы — Космонавтика көне белән таныштылар, орбитаның беренче геройлары һәм кешелекнең йолдызлар турындагы хыялы ничек барлыкка килүе турында белделәр. Китапханәче Кояш системасы, планеталар, йолдызлар, кометалар, булачак беренче космонавт Ю.А. Гагаринның балачагы һәм характерының формалашуы турында сөйләде.
