Хыялым – очучы булу
Сая авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Умырзая» балалар бакчасында балалар өчен космонавтика көненә багышланган танып белү сәяхәте үткәрелде. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы, космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар. Китапханәче укучыларга космонавтиканың космоска очу серләрен сөйләде. Яшь сәяхәтчеләр игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
