Габдулла Тукайны Укыйбыз
Алат авыл китапханәсендә ” Тукайны берләштереп укыйбыз. Тукайны бергә укыйбыз» исемле чара Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде. 16 апрель көнне «Туган җир» дигән шигырь укылды.
Чарага Габдулла Тукай юбилеена багышланган иллюстрацияле китап күргәзмәсе ясалды .Әдәби сәгать башында филиал мөдире Габдулла Тукай тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар сөйләде. Чараның төп өлеше шигырь уку булды, татарча К. И. Хәмитова, русча И. А. Гатауллин укыды.
