Совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көне
19 апрель – геноцид корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан Биектау авылы китапханәсе тарихи сәгать үткәрде. Китапханәче Бөек Ватан сугышы елларында оккупацияләнгән территориядә нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең тыныч совет гражданнарына һәм хәрби әсир кызылармеецларга карата кылган җинаятьләре турында сөйләде. Балаларга совет халкының геноциды турында мәгълүмати видеоролик күрсәтелде.
