2026 елның юбиляр китаплары
Биектау авылы китапханәсе 2026 елның юбиляр китапларына багышланган китап күргәзмәсен ачты. Күргәзмәдә Александр Грибоедовның — «Горе от ума», Петр Ершовның «Конек-Горбунок», Джанни Родариның «Приключения Чиполлино», Аркадий Гайдарның «Тимур и его команда» һ.б. әсәрләр тәкъдим ителәчәк. Әлеге китаплар еллар үтүгә карамастан, әдәбиятта үз урыннарын югалтмыйлар, аларны укучылар эле дә яратып укыйлар.
