Туган ягым – мин сиңа мәдхия җырлыйм
Биектау авылы китапханәсе «Авыл яши — Деревня живет» программасына кушылып, укучылар белән мәгълүмати-танып белү әңгәмәсе уздырды. Проектның максаты- авыл тормышын саклап калу, авыл тормышын популярлаштыру һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне тарату. Әңгәмә вакытында китапханәче Биектау районында үсеш алган төрле тармаклар турында презентация күрсәтте. Чарага китапханә китап күргәзмәсе әзерләде, анда авыл халкы эшчәнлегенең барлык өлкәләрен чагылдырган басмалар урын алды.
