Вакытсыз
19 апрель – илебез тарихында үзенчәлекле дата. Бу көнне Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар геноциды корбаннары булган миллионлаган тыныч совет гражданнарын искә алалар. Усад авыл китапханәсе укучылар өчен тарих сәгате үткәрде. Чара барышында презентация тәкъдим ителде, ул миллионлаган кеше кичергән фаҗигане ачык күрсәтте. Безнең бурыч – үткәндә булган коточкыч вакыйгаларны истә тоту һәм искә алу.
