Бергә Җирдәге чисталык өчен
Биектау авылы китапханәсендә Бөтендөнья Җир көненә багышланган чара уздырды. Китапханәче әңгәмә барышында укучыларга экологик проблемаларны уртак көч белән генә хәл итәргә мөмкинлеге һәм табигатьне аның ресурсларын сакларга кирәклеге турында мәгълүмат бирде. Алган белемнәрне ныгыту максатыннан укучылар экологик викторинада катнаштылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр һәм видеоролик карадылар.
