Тукай – халык шагыйре
Тукай – үзенең исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында урынны иң түрдән алган, әдәбият күгендәге иң якты йолдыз. Ул калдырган әдәби мирас, андагы рухи байлык – милләтебез горурлыгы. Тукай – буыннар шагыйре. Татар халкы булган җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукаебыз да яшәячәк. 22 апрель көнне Суыксу авыл китапханәсе һәм Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан җылы һәм эчтәлекле әдәби чара оештырылды. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты бай әдәби мирасы турында таныштырып үтте һәм « И Каләм!» шигырен кычкырып укыды. Укучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чара ахырында бергәләп Г. Тукайның «Туган тел» җырын башкардылар.
