Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!

22 апрель көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!» дип исемләнгән чара уздырылды. Бу чарада китап укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре турында видеоролик карап үттеләр һәм юл йөрү кагыйдәләрен ойрәнделәр сорауларга җавап бирделәр. Безнең тормышыбызда бүген транспорт чаралары зур урын алып тора. Юлларда хәрәкәт иткәндә алар билгеле бер тәртипкә буйсыналар, 1994 нче елдан безнең илдә халыкара юл йөрү кагыйдәләре кертелгән.Бу кагыйдәләрне үтәмәсәң, юлларда хәвеф-хәтәр булыргы мөмкин. Статистикага караганда юллардагы фаҗигаләрнең күбесе җәяүлеләр гаебе белән була. Балалар катнашында да юлда күңелсезлекләр килеп чыга. Мондый хәлләр булмасын өчен, юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә һәм аларны үтәргә кирәк.