Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукай яши күңелләрдә

Чыршы авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукай яше күңелләрдә» исемле җылы һәм күңелле чара уздырылды. Бу әдәби – музыкаль чара. Китапханәче Габдулла Тукайның тормышы һәм биографиясе турында сөйләде. Бу көнне җанлы музыка яңгырады, ә бәйрәмдә катнашучылар аеруча игътибарны җәлеп итте: баянчы Фәнис Хәбибуллин кабатланмас атмосфера тудырды һәм аның оныгы, иң кечкенә гармунчы 3 яшьлек Айзат Әскәров үзенең чыгышы белән барлык кунакларны сокландырды. Шулай ук чарада «Тукай иленә сәяхәт» китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрь әсәрләре тәкъдим ителде. Бу чара Тукай мирасын популярлаштыруга һәм аның татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә керткән өлеше турындагы белемнәрне тирәнәйтүгә юнәлдерелгән.