Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Габдулла Тукай шигърият дөньясы

Ел саен апрель аенда безгә Тукай язы килә – бөек татар шагыйре юллары аеруча җылы яңгырый торган вакыт. Тукайнын тууына 140 ел уңаеннан Дачное авыл китапханәсе Учхоз мәктәбе белән берлектә «Г.Тукай шигърият дөньясы» диеп аталган әдәби бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәм  башында скрипка көе яңгырады – Миронов Георгий «Туган тел» музыкаль әсәрен башкарды. Китапханәче балаларга Тукайның катлаулы, ләкин якты тормышы турында сөйләде, ә укытучы Сафина Гүзәл Гаптелисламовна күренекле әсәрләре буенча кызыклы викторина үткәрде. Балалар шагырьнең матур итеп шигырьләрен башкардылар. Бәйрәм «И туган тел, и матур тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай- иң якты йолдыз. Тукай – татар халкының җаны, аның чын, тирән рухы.